2013 елның 21 февралендә Дәүләт Советы депутатлары парламент утырышында Татарстан гимнының сүзләрен расладылар. Гимнның сүзләре Рамазан Байтимеровның "Туган ягым" шигыренә нигезләнгән, рус теленә Филипп Пираев тәрҗемә иткән.
Татарстан гимны сүзләре:
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездэ төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Рус телендә:
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан! |